Лениногорск мәшгульлек үзәге эш бирүчеләрне хезмәттәшлеккә җәлеп итә

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Лениногорск шәһәре мәшгульлек үзәге районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу үткәрде.

Очрашу барышында үз эшчәнлекләрен авыл җирлеге территориясендә алып баручы эш бирүчеләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннанн гамәлгә ашырыла торган программаларда катнашу буенча мөмкин булган вариантлар каралды.

Сүз иҗтимагый һәм вакытлыча эшләрне оештыру, 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын булдыру турында барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International