“Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре “Куркыныч уеннар” профилактик әңгәмә үткәрделәр

2018 елның 20 апреле, җомга

Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Исхакова  Татьяна  һәм Рожина Любовь “Өйдәге куркынычлык” дигән әңгәмә үткәрделәр.

Чараның максаты булып электрик әспаблары белән файдаланганда кагыйдәләрне үтәү тәртибен белү тора.

Әңгәмә барышында балалар иң куркыныч электрик приборларының исемнәрен әйтеп үттеләр һәм аларны куллану буенча куркынычсызлык чараларын белделәр.

Балалар табышмаклар чишеп, тагын бер кат алган белемнәрен ныгыттылар. Шөгельнең ахырында балалар кагыйдәләрне үтәргә вәгъдә бирделәр.

Бу әңгәмәдә 18 мөмкинлекләре чикләнгән бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International