КФУның Яр Чаллы институты белән мәшгульлек үзәге күптән уңышлы хезмәттәшлек итә.
Чарада катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән КФУның Яр Чаллы институты директоры Мәхмүт Ганиев, мәшгульлек үзәге директор урынбасары Эльмира Хузиева, “КАМАЗ”ПАҖ яшьләр белән эшләүче әйдәп баручы инженер Кирилл Мульдияров чыгыш ясадылар.
Э.М.Хузиева үзенең чыгышында мондый ярминкәләрдә студентлар өчен тәкъдим ителгән вакантлы эш урыннары белән танышу мөмкинлеген, шулай ук аларны бәяләп булганлыгын, эш бирүчеләрнең эш эзләүчеләргә нинди таләпләркуюын, үзеңнең мөмкинлекләреңне бәяләп булганлыгын, эш бирүче белән беренче әңгәмә, ә бәлки үзеңнең киләчәк эш урыныңны билгеләргә мөмкинлекләр барлыгын ассызыклап әйтеп үтте. Шулай ук ул “Яшьләр практикасы” мәшгульлек программасы турында сөйләде, ул югары һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар, беренче мәртәбә эш эзләүчеләр өчен эшләгәнне әйтте.
Мәшгульлек үзәге үзенең эшен ике мәйданчыкта алып барды. Беренче мәйданчыкта шәһәркүләм буш эш урыннары тупламасы тәкъдим ителде, анда барлыгы 5 меңнән артык вакантлы эш урыны теркәлгән.
Моннан тыш студентлар һәм укуны тәмамлаучылар эшне интернет-ресурсларны кулланып та табып булуы турында мәгълүмат алдылар, шул исәптән, рәсәйкүләм вакантлы эш урыннары тупланмасы “Работа в России” интернет-порталы.
Мәшгульлек үзәгенең һөнәри консультантлары “Киләчәккә старт” дип аталган мастер-класс уткәрделәр.