Барлыкка килгән традиция буенча, май бәйрәмнәре алдыннан «Берег Надежды» социальтернәкләндерү бүлекчәсененең социаль эш буенча белгече Наталья Борис кызы Щербакова социаль хезмәтләр алучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең символы булган Георгий тасмасын кулланып декоратив брошь ясау буенча мастер-класс уздыра. Быел әлеге чара 23нче апрельдә башланучы Бөтенроссия «Георгий тасмасы» акциясенә туры килде.
Мастер-класснын максаты – Георгий тасмасын кулланып, декоратив брошь әзерләү, Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган гаскәрләргә карата булган горурлыкны һәм хәтерне саклап калу.
Мастер-класста катнашучылар Георгий тасмасының барлыкка килү тарихын, нинди Совет бүләкләре белән кулланылганын белделәр.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар бик теләп үз куллары белән тасмадан ясаган декоратив брошьлар төрле һәм оригиналь килеп чыкты. Чарада һәр катнашучы үзенә истәлеккә әзерләгән Җиңү символын9нчы майда горурланып парадка тагып чыгачакларын әйттеләр.
Акция комплекслы үзәктә 9нчы майга кадәр дәвам итәчәк.