Арт-терапия социаль технологиясе буенча Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социаль хезмәтләр алучылар С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына Яр Чаллы шәһәренең “Болгар” бию ансамбле концертына барып кайттылар.
Әлеге чараның максаты – күңел ачу чарасы гына түгел, ә сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт уяту, чөнки әлеге концерт бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган иде.
Социаль хезмәтләр алучылар артистларның чыгышларыннан бик канәгать калдылар, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.