“Гармония” үзәге белгечләре яшүсмерләрне һөнәрләр дөньсы белән таныштырдылар

2018 елның 20 апреле, җомга

Буа  районындагы  халыкка  комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Подросток” клубы әгъзалары белән «Мин тормышымның авторы» дигән темага чара уздырдылар.

Чараның максаты булып балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, киләчәгеңнең якты, ышанычлы булуы күбрәк үзеңнән торганлыгын аңлату иде.

Бу чарада балалар һөнәрләр белән таныштылар, үзеңнең киләчәгеңне дөрес төзү өчен сәламәт яшәү рәвеше алып баруны онытмаска кирәклекне аңладылар. Шуларны үтәгәндә генә киләчәк тормышка салыначак нигез нык булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International