19 апрель көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында да янгын куркынычсызлыгы буенча укулар үтте.
Янгынга каршы тактик өйрәнүләрдә бинадан тулаем эвакуация үткәрү чаралары хәзерге вакытта бик кирәк һәм актуаль. Иң мөһиме – мондый өйрәнүләр янгын чыгу очрагында кешеләргә үзләрен дөрес тоту кагыйдәрен истә калдырырга ярдәм итә, ә кайберәүләргә психологик яктан тыныч һәм нык булып калуга йогынты ясый.
Картлар йортында яшәүчеләрне һәм эшләүчеләрне экстремаль рәвештә коткару буенча тактик өйрәнүләрдә үткәрелде. Янгын куркынычсызлыгы буенча булган белемнәрне дөрес куллану, сигналга тиз җавап бирә белүгә басым ясалды.
Мондый өйрәнүләр картлар йортында беренче тапкыр гына үткәрелми. Шул вакытта һәр хезмәткәр инструкциядә каралган үзенә йөкләнгән вазифаларын үти. Янгынның масштабына карап, беренче чиратта кешеләрне коткару, кирәкле документларны бинадан алып чыгу мөһим.