Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә "Креатив” уку-укыту үзәге чәчтараш укучылары, Галина Баглаева җитәкчелегендә, хәйрия нигезендә социаль хезмәт алучыларга чәч кистерү хезмәте күрсәттеләр.
Чараның максаты – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә эстетик һәм финанс ягыннан ярдәм күрсәтү. Күп кенә мөмкинлекләре чикле кешеләр чәчтарашка еш бара алмыйлар, чөнки бу хезмәт түләүле.
26 социаль хезмәт алучы чәч кистереп һәм матур прическалар ясатып, үзләренә бәйрәм бүләге ясадылар һәм укучыларның эшләреннән канәгать калдылар.