Язгы ташу вакыты башлану белән, йортлары су астында калу куркынычы булган өйләрендә яшәүче социаль хезмәт алучылырның исемлеге төзелде. Боз киткән вакытта ташу сулары аларның йортларына якын килде, ләкин аларның тормышларына куркыныч янамады.Синоптикларның фаразлавына караганда, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү мөмкинлеге апрель ае ахырына кадәр саклана.
“Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйләрдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре З.В. Шакертзянова һәмР.Д.Хафизова су күтәрелүен күзәтеп торалар, социаль хезмәт алучыларга баралар, су басу куркынычы булган Ык елгасы буенда урнашкан йортларда яшәүчеләрне коткару чараларын планлаштыралар.