“Ялкын” приютында һөнәрләр белән танышуны дәвам итәләр

2018 елның 20 апреле, җомга

2018нче елның 19нчы апрелендә Бөгелмәнең эш белән тәэмин итү үзәгендә “Ялкын” приюты балалары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрелде.

Эш белән тәэмин итү үзәге психологы Снежана Лунева “Ялкын” приютындагы балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара – “Һөнәрләр   калейдоскобы” үткәрде. Кичәдә 9 төрле яшьтәге (10-14 яшь) бала катнашты.

Балалар уен формасында төрле һөнәрләр белән таныштылар, шулай ук һөнәр сайлау буенча үзләренең теләкләре һәм хыяллары турында сөйләделәр. Кичә ахырында Снежана Александровна  һөнәрләр турында буклет өләште һәм приютта тәрбияләнүчеләр “төзүче”, “электромонтер”, “тегүче” һөнәрләр турында мультфильмнар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International