Лениногорск эш белән тәэмин итү үзәгендә 59 кеше социаль адаптация буенча хезмәт алды

2018 елның 20 апреле, җомга

Эш югалту – һәр кеше өчен авыр вакыт: кешедә борчу арта, үз-үзен бәяләү кими. Социаль адаптация дәресләрендә эш югалтканнар мөстәкыйль рәвештә эш эзләргә, резюме төзергәөйрәнәләр.

Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә социаль адаптация буенча дәүләт хезмәт индивидуаль һәм төркемле формаларда бирелә. Әлеге хезмәтне «БИНК» социаль-эшлекле клуб белгечләре үткәрәләр.

Агымдагы елның беренче кварталында хезмәтне 59 эшсез кеше алды, шуларның алтысы – мөмкинлекләре чиклеләр, бер балигъ булмаган бала һәм бер төзәтү-хезмәт учреждениесеннән азат ителгән кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International