2018 елның 18 апрелендә Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Эш бирүче көне уздырылды.
Бу чарада эш бирүче: «АҖ КПОПАТ № 5 », Муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү оешмасының «107 нче балалар бакчасы» вәкилләре катнашты, алар эшкә урнаштыру өчен гражданнарга буш урын: урам себерүче, сәркатип, аш бүлмәсендә эшләүче белгечлекләрен тәкъдим иттеләр.
Эш белән тәэмин итү үзәгенең стендларында Казан шәһәре Мәскәү районында урнашкан төрле предприятиядан 160лап вакансия куелган.
Эш бирүче көненә 42 кеше килде һәм 6 кеше алга таба вакантлы эшкә урнашу өчен чакыру алды.