Яр Чаллыда үз эшләрен башларга теләүче эшсезләр өчен семинар үтте

2018 елның 20 апреле, җомга

2018 елның 19 апрелендә Яр Чаллы мәшгульлек үзәгендә үз эшләрен ачып финанс ярдәме алырга теләгән эшсез гражданнар өчен “Бизнесстарт” клубының чираттагы утырышы үтте. Семинарда  катнашучылар  алдында  мәшгульлекнең актив формалары  бүлек башлыгы Ленда  Светлана чыгыш  ясады, ул үз эшен оештырырга  теләүчеләр өчен мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән ярдәм төрләре  турында мәгълүмат бирде.

Семинарда катнашучылар  эшмәкәрлекнең психологик  үзәнчелекләре  турында, үз эшеңне теркәү, салым системасы нигезләре, аның үзенчәлекләре хакында, хокукый актлардагы үзгәрешләр турында мәгълүмат тыңладылар. Бизнес-план төзү һәм стратегия, шулай ук маркетинг буенча да  белемнәрен тулыландырдылар.

Семинарда алган белемнәр эшсез гражданнарга бизнес-план төзергә  һәм аны уңышлы якларга  ярдәм итәчәк. Шулай ук  мондый тәҗрибә үткәндә эшсез булган гражданнарга үз юлларын табырга, тупланган белемнәрне дөрес  кулланырга булышачак. Тәҗрибә  һәм сәләт алар алдында яңа  перспектив мөмкинлекләр ачып һәм  аларның эшлекле планнарын  тормышка ашырырга ярдәм итеп , тормышның яңа этабына  аяк басарга этәрәчәк.

Семинарда 12 эшсез граждан катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International