2018 елның 10нчы апрелендә Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече, Николь кафедраль соборында оештырылган «Ника» Якшәмбе мәктәбе укучылары белән берлектә, социаль хезмәт алучы ялгыз өлкән гражданнарны Пасха бәйрәме белән котладылар.
Укытучы Светлана Ковалева җитәкчелегендә балалар хуш исле куличлар пешерделәр, бүләкләр һәм шигырьләр әзерләделәр.
«Христос воскресе!» – «Воистину воскресе!» дип, сәламләделәр бер-берсен балалар һәм өлкәннәр. Өлкән кешеләр зур горурлык һәм рәхмәт хисләре белән балалар сөйләгән шигырьләрне тыңладылар, Николь соборы иерее Роман Храмутичев яктырткан куличларны һәм буялган йомыркаларны алдылар.