“Дети России – 2018” ведомствоара комплекслы оператив профилактик операциясе кысасында Чирмешән муниципаль районының “Мәрхәметле йөрәк” узәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булекчәсенең социаль педагогы Л.Д. Малешина балигь булмаган балаларга пассив тарту темасына чара үткәрде.
Чараның максаты – пассив тарту һәм аның исәнлеккә тәэсире төшенчәсен формалаштыру.
Чара дискуссия формасында үтте, яшүсмерләр тәмәке тартуга кагылышлы сораулар турында фикер алыштылар.