Волонтерлар оештырган мини-тренинг «Изгелек» үзәге карамагындагы балаларга уңай йогынты ясады

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 10 кешедән торган «Фәрештәләр” исемле волонтерлар төркеме “Елның дүрт фасылы” дигән темага чара үткәрделәр.

Чараның максаты аралашу мәдәниятен күтәрү, психоэмоциональ хәлне яхшырту, авыру һәм тормыш авырлыкларын җиңү өчен өстәмә эчке һәм тышкы ресурсларны булдыру иде. Бу чарада 49 кеше катнашты.

Волонтерлар психологик күнегүләр һәм уеннар аша төркемнәрне берләштерү максатына ирештеләр. Чара барышында елның дүрт фасылына багышланган викторина да үткәрелде.

Социаль хезмәт алучылар төркемдә бер-береңә ышаныч тудыру, кәеф күтәренкелегенә ирешү, искитмәле итеп җиңел аралашу ысулларына төшенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International