Бөтендөнья сәламәтлек көне 1950 елдан башлап hәр ел саен 7 апрельдә үткәрелә. Һәр ел саен бу көн сәламәтлек алдында торган гаять зур проблемаларга багышлана hәм төрле девизлар астында үтә.
9 апрель көнне физик культура буенча инструктор Анастасия Тихонова-Гоч “Астра” тернәкләндерү үзәгендә эшләүче тәрбиячеләр белән бергә “Сәламәт яшьләр – сәламәт Россия” дигән спорт бәйрәме үткәрде.
Баланың тормышын күңелле бәйрәмнәрдән, спорт ярышларыннан, кызыклы уеннардан башка күз алдына китерүе кыен. Теләсә нинди ярыш – hәрвакыт шатлыклы вакыйга. Җанатарлар үз командаларын актив рәвештә хупладылар, hәрвакыттагыча дуслык җиңде.
Үзәкнең хезмәткәрләре наркотикларның, алкоголь hәм никотинның кеше организмына начар тәэсире турында вакытыннан алда вафат булган данлыклы кешеләр мисалында сөйләделәр. Балалар алып баручыларның “Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәкме?”, “Физкультура hәм спортның кеше тормышындагы урыны?”, “Кеше организмына начар гадәтләрнең йогынтысы?” сорауларына актив рәвештә җавап бирделәр.
Чара ахырында балалар сәламәтлек көнен көн саен үткәрербез дип спортка ант бирделәр. Бу чарада 35 инвалид бала hәм 8 әти-әни катнашты.