Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар психолог Чулпан Галләмова җитәкчелегендә «Без бергә» дип аталган автор һәм башкаручы Светлана Малова концертында булдылар.
Әлеге чара Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган иде. Концертның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын бөтен дөньяда барлыкка килгән аутизм белән бәйле катлаулы хәлгә җәлеп итү.