«Боччаның» иң яхшы уенчысы исеме өчен Чистай психоневрологик интернаты карамагындагылар һәм инвалидлар җәмгыяте әгъзалары ярышты

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Чистай психоневрологик интернатында «Бочча» уйнау буенча кечкенә ярыш узды. Әлеге чара Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасының Чистай шәһәре вәкилләре катнашында үткәрелде.

Интернат балалары өчен «Бочча» яңа спорт төре түгел. Инде ике ел дәвамында мондый ярышлар даими рәвештә уздырыла. Социаль хезмәт  алучыларга уен бик ошый, чөнки бу спорт төре инвалидларны тернәкләндерү өчен нәтиҗәле ысул булып тора.

Тоелган җиңеллеккә карамастан, «Бочча» уены игътибар, ату көчен исәпли белүне һәм үз тәнеңә ия булуны таләп итә. Моннан тыш, «Бочча» кебек командалы спорт төрләре яшәүчеләрнең социальләшүенә булыша, үз-үзеңә ышаныч хисен үстерә.

Һәрвакыттагыча, интернатта уен бик җанланган атмосферада үтте. Бу юлы ярышларда җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады – барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International