Язның беренче көненнән башлап Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чәчәк үсентеләре утырту буенча нәтиҗәле хезмәт терапиясе алып барыла.
Эш башында балалар белгечләр белән бергә орлыклар сайлады, аннары үсентеләрне утырту өчен тартмалар әзерләделәр, җир йомшарттылар, су сиптеләр.
Үзәк белгечләре сүзләренчә, хезмәт эшчәнлегендә катнашып, балалар үсемлекләр дөньясы турында билгеле бер белемнәр алалар, кайгыртучанлыкка, пөхтәлеккә өйрәнәләр.