"Гнездышко" приюты карамагындагы балалар киләчәк һөнәрләр турында сөйләште

2018 елның 30 марты, җомга

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгебелгечләре «киләчәк Һөнәре» дигән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес-бәйге үткәрде. Әлеге чарда «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Чара барышында балалар рәсем сәнгатендә үзләренең сәләтен күрсәттеләр. Мондый дәресләр, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре сүзләренчә, төрле һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан оештырыла.

 «Нәтиҗәләре буенча иң яхшы рәсемнәр билгеләнде. Алга таба да приют белгечләре һәм эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре хезмәттәшлеген дәвам итәр дип ышанабыз», - дип сөйли оештыручылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International