Яр Чалыда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2018 елның 30 марты, җомга

2018 елның 04 апрелендә Яр Чаллы шәһәре КАМАЗ мәдәният сарае Тынычлык  проспекты 87/22 адресы буенча мәшгульлек үзәге буш эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Башлана сәгать 11дә.

Ярминкәнең эшендә шәһәрнең 10 оешмасыннан кадрлар бүлеге белгечләре катнашачак:

ҖЧҖ “Эталонмаркет”

ҖЧҖ “Силикатнеруд”

ПАҖ “КАМАЗ” логистик үзәге

ПАҖ “КАМАЗ” Пресс-рам заводы

Тимер юл транспортының ведомство сак хезмәте Ульяновск отряды филиалы.

Эш бирүчеләр түбәндәге вакантлы урыннарны тәкъдим итәчәкләр: логист, механизатор, аккумуляторчы, төяү җайланмасын йөртүче, Камаз йөк

машиналарына запас частьлар сату буенча менеджер, бункерчы, келәтче, стропальщик, известь сүндерүче, электромонтер, фрезерчы, токарь-расточник, комплектлаучы, укчы һ.б.

Ярминкәгә килүчеләр оешмалардан килгән кадрлар хезмәте белгечләре белән әңгәмәдә, вакантлы эш урыннары турында тулы мәгълүмат ала алалар (эшнең характеры һәм графигы, квалификацион таләпләр, хезмәткә түләү системасы һ.б.).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International