28 февраль Бөгелмә шәһәре «Ялкын» балалар приютында тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш кысаларында оештырылган акция карамагында 64 нче янгын сүндерү бүлегендә булдылар.
Часть командиры балаларга көндәлек хезмәт чынбарлыгын ачып бирде.
Балалар үз кузләре белән хәзерге янгын сүндерү җиһазларын, техника, укыту- имтиханнарга әзерләнү классларын күрделәр, шулай ук янгыннан саклагыч костюмнар белән таныштылар. “Ялкынчылар” шактый күп яңа мәгълүмат алдылар: янгын вакытында үзләрен ничек дөрес торырга, янгын турында телефон аша ничек хәбәр итәргә, коткаручылар нинди алымнарга ия булырга тиеш боларны барысын да экскурсавод сөйләде.
Ахырда яшьүсмерләр янгын сүндерүчеләрдән нәсыйхәт алдылар: «Әгәр дә син коткаручы булырга хыялланасың икән, син физик яктан көчле һәм батыр булырга тиешсең”.