Республикада хезмәт хакы бурычларын кайтару буенча эшчәнлек дәвам итә

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, Кукмара районы “Дружба” ҖЧҖ 199 хезмәткәренә 1498,8 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды. «Заинский завод металлоконструкций» АҖ 103 хезмәткәренә 1998,3 мең хезмәт хакы бурычын түләде.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International