«Страна Цветалия» программасы кысаларында Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында эко-акция узды.
Әлеге чараның төп бурычы булып яшь буында табигатька карата сакчыл караш тәрбияләү тора.
Уртанчылар төркемендә оригами буенча дәрес үткәрелде, мәктәпкәчә төркем тәрбияләнүчеләре аппликация ясады.
Моннан тыш, гамәли өлештә акция оештырылды. Балалар кошлар турында презентация карадылар.