Бөрбаш авылында яшәүче Шаяхметова Крестина Роман кызына 28 март көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Бөрбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вәсилә Хәйруллина, җаваплылыгы чикләнгән “Бөрбаш” җәмгыяте директоры Рафис Солтановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.