Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Эльмира Гарафутдинова Кукмара 3 нче мәктәбенең волонтеры белән бергә күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән унике балигъ булмаган бала өчен хәйрия төшке ашы оештырды.
«Төшке аш күңелле уеннар белән узды. Балалар яхшы кәеф һәм күтәренке кәефтә булды! – дип сөйли Эльмира Гарафутдинова- Кафе җитәкчесе Айнур Миннегалиевка бик зур рәхмәт!»