«Гнездышко» приютында кунакта волонтерлар булдылар

2018 елның 23 марты, җомга

Иреклеләр Елы кысаларында Яшел Үзән механика көллияте студентлары Яшел Үзән «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм чарасы оештырды.

Егетләр һәм кызлар бәйрәм концерты әзерләде, аның барышында дуслык турында матур җырлар яңгырады, танылган шагыйрьләрнең шигырьләре укылды.

Бәйрәм тәмамлангач, приют карамагындагы балаларга сувенирлар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International