Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә татар шагыйре Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятен театральләштерделәр.
Тамашаны үзәк карамагындагы балалар әзерләде. Пьеса сценасы күңелле татар халык уеннары белән үрелеп барды.