“Өмет чаткысы” үзәге карамагындагылар яңа иҗат юнәлешләрен үзләштерә

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

“Бергә булдырабыз” проекты кысаларында”   Арча тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен  Арчаның үзәгенә урнашкан “Остабикә” остаханәсенә   экскурсия оештырдылар.   

Остаханәнең хуҗасы Алия Фаздалова балаларны якты йөз белән каршы алды. Башта остахәнә белән балаларны таныштырып чыкты. Балалар киштәләрдәге төрледән -төрле эшләмәләрне күреп сокландылар.

Алия Фаздалова балалар белән мастер –класс үткәрде. Ул хәр балага фитр тукымасыннан киселгән үрнәкләр әзерләп куйган. Балалар шул үрнәкләрне Алия апалары кушканча билгеле бер тәртиптә урнаштырып, бик матур брошка ясадылар. Алар үз эшләрен бик кызыксынып ,яратып эшләделәр. Ахырдан үз куллары белән эшләгән эшләмәләрен өйләренә алып киттеләр.   

Безнең үзәктә мондый мастер –класслар күрсәтү гадәткә кереп бара һәм киләчәктә без моны баларга үз юлларын табарга ярдәм итәр диеп уйлыйбыз.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International