Минзәлә эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшсез гражданнарга һәм инвалидларга дәүләт хезмәтләре күрсәтте

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Минзәлә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Психологик ярдәм итү» һәм «Социаль җайлаштыру» программалары буенча чаралар үткәрелде. Чарада эшсез гражданнар һәм эшсез инвалидлар катнашты.

Шулай итеп, психологик ярдәм буенча хезмәт 8 эшсез гражданга һәм 1 эшсез инвалидка күрсәтелде. Социаль адаптация хезмәте 25 эшсез гражданга һәм 1 эшсез инвалидка күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International