Март аенда Ютазы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Лев Толстойга 190 яшь тулуга багышланган тематик чара уздырды.
Бүгенге әдәби салон утырышына Ютазы муниципаль районы Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте һәм инвалидлар Төбәк оешмасы әгъзалары, шулай ук Россия пенсионерлар Берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Валентина Воробьева чакырылды.
Чараны оештыручылар әдәби салон әгъзалары өчен сюрприз әзерләде – чәй табыны артында катнашучылар тематик викторинада көч сынашты.