Министрлыкта Координация советының чираттагы утырышы узды

2018 елның 23 марты, җомга

Бүген Министрлыкта өчьяклы Республика комиссиясе каршындагы хезмәт хакы түләү, халыкның кереме һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы министрлыклары, Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе, Россия Федерациясе социаль иминият фонды, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте Федераль идарәсе, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Координация советы утырышы барышында хезмәт хакы түләү буенча бурычлар, үз эшчәнлекләрен авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм җитештерү өлкәсендә алып барган Казан шәһәре, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Яңа Чишмә һәм Питрәч муниципаль районнарының сигез предприятиеләрендә кертемнәр һәм салым түләү мәсьәләләре каралды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International