21 март көнне Урыссу бистәсе район мәдәният йортында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды. Чара Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Наилә Миннивалееваның сәламләү сүзе белән башланды.
Ярминкәдә, Татарстан Республикасы (Бөгелмә шәһәре) һәм Башкортостан Республикасының (Октябрьский ш.) 6 уку йорты вәкилләре катнашты. Килүчеләр игътибарына буклетлар һәм видеоматериаллар күрсәтелде.
Шулай ук, Ютазы муниципаль районының 3 эш бирүчесе 34 гражданга эш урыннары тәкъдим итте.