Кукмара «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тормышта үз урынын тапкан элеккеге тәрбияләнүчеләр белән очрашулар үткәрү традициягә әйләнеп бара.
Бүген кунакка Ришат Шакирҗанов килде. Ул балаларга Яныльский аграр көллиятен тәмамлавы, автомеханикка укуы турында сөйләде.
«Очрашу бик җылы шартларда узды. Әңгәмә барышында балалар кызыксынып сораулар бирделәр. Аларның күбесе уку йорты турныда кыәзыксынды», - дип сөйли хезмәт буенча инструктор Асия Борковских.