Кичә Казанның «Бинк» социаль-эшлекле клубында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Төрле милек формасындагы 10 предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре эшсез гражданнарга эш тәкъдим итте.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең стендларында 485 вакансия турында мәгълүмат тәкъдим ителде.
Чарага 143 эшсез граждан килде. Эш бирүчеләр белән әңгәмә нәтиҗәләре буенча 21 эшсез эшкә чакырылды.