“Изгелек” үзәге карамагындагыларга һөнәри юнәлеш бирү хезмәте күрсәтелде

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә    халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен һөнәри белем алу һәм эшкә урнашу мәсьәләләрен ачыклаган темага очрашу оештырды.

Белгечләр һөнәри белем алу мөмкинлекләре, вакансияләр исемлеге һәм эшкә урнашу шартлары  белән таныштырдылар, һөнәргә яраклашу тесты үткәрделәр. Чара ахырында катнашучылар үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.

Барлыгы чарада 18 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International