Тәтеш интернат-йорты карамагындагылар өстәл спорт уеннарында катнашты

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар тәрбияче-психолог Наталья Самаркина җитәкчелегендә 20 мартта Тәтеш балалар китапханәсендә узган новус, джакколо һәм шаффлборд кебек спорт уеннарында катнашты.

Интернат-йорт белгечләре сүзләренчә, әлеге төр спорт уеннары куллар моторикасын яхшырта. Шуңа күрә аларның ДЦП авыруы булганнар, терәк-хәрәкәт аппараты проблемалары булган кешеләргә тәкъдим итәргә кирәк.

Ярыш нәтиҗәләре буенча интернат-йорт карамагындагы Сергей Архипов новус уенында 3 нче урынны алды, Александр Лазарев шаффлборд буенча мактаулы өченче урында булды, ә Сергей Бабиков джакколо уенында җиңде. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International