2017 елның ноябрь аенда Менделеевск районында «Аеклык ноктасы» социаль ятимлекне кисәтүче республика проекты старт алды. Проектта катнашу өчен 3 кандидат сайлап алынды– бу социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән әти-әниләр.
Проектны тормышка ашыру максатыннан «Өмет Яры» үзәгендә түгәрәк өстәл утырыш узды. Чарада социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары вазыйфаларын башкаручы, Ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиум рәисе Артем Мессеев, социаль яклау бүлеге башлыгы, Ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиум рәисе урынбасары Фаина Козыреваа, шулай ук Ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиум әгъзалары катнашты.
Түгәрәк өстәл артында очрашуда катнашучылар тернәкләндерү чараларының алдагысы планнарын тикшерде, балигъ булмаганнар арсында хокук бозуларны кисәтү органнары һәм учреждениеләренең үзара хезмәттәшлеге, һәм башка кызыксындырган мәсьәләләр каралды.