Чистай «Юлдаш» интернат-йортының инваспортсменнары яңа спорт уеннарын үзләштерә

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Кичә Чистай «Юлдаш» интернат-йорты инваспортсменнары Чистай шәһәре «Чистай» Мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган III Республика марафонында катнашты.

Марафон программасына төрле өстәл спорт уеннары, «Крылья барса» инвалидларның баскетбол клубы спортчылары катнашындагы мастер-класслар керде.

Марафонда катнашучылар төрле өстәл уеннарында көч сынашты: новус, шаффлборд, джакколо, карнхол, кульбуто, бочча. Әлеге уеннар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус эшләнгән. Шунысын да әйтергә кирәк, беренче тапкырга яшь спортчыларның уңышы зурдан булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International