Бүген Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга үз эшен ачып җибәрү өчен бер мәртәбә түләнә торган финанс ярдәме бирү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.
Чара барышында бизнес-планнар һәм аларга беркетелгән документлар һәм материаллар каралды.
Тугыз кандидат арасыннан комиссия биш эш авторын сайлап алды. Әлеге затлар 117 600 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алачак. Хупланган бизнес-проектлар түбәндәге юнәлешләр буенча: маникюр эше, ит ризыкларын, һәйкәлләр, кондитер әйберләрен берәмләп сату, балалар өчен театраль тамашалар оештыру.