Республикада хезмәт хакы бурычларын кайтару буенча эшчәнлек дәвам итә

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, Чистай районы “Джукетау” ҖЧҖ 206 хезмәткәренә 2501 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды. Шулай ук, Питрәч районы «Агрофирма «Им.Гаврилова» ҖЧҖ 15 хезмәткәренә 96,6 мең сум күләмендә бурычын түләде.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International