Бүген, 21 мартта, Лаеш «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Дорогою добра» отряды волонтерлары белән берлектә Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясенә кушылды.
Әлеге акция киң халык катламын наркотикларга каршы көрәштә катнашуга җәлеп итә. Волонтерлар белгечләр белән шәһәрлеләргә наркомания зыяны турында сөйләде.