Бүген Кукмара "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр һәм тәрбиячеләр "Кояш балалар" дигән бәйрәм үткәрде.
Балалар өчен төрле уеннар оештырылды, кунакка клоуннар килде. Алар тәрбияләнүчеләрнең кәефен күтәрде, бергә җырладылар һәм биеделәр. Чара ахырында балаларга сувенирлар бүләк иттеләр.