Бүген Спас эш белән тәэмин итү үзәгендә «Мастер Профи» ҖЧҖ психологы эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт хезмәте күрсәтте.
Чарада 16 кеше, шул исәптән бер эшсез инвалид катнашты. Алар барысы да Г. Айзенка методикасы буенча тест үтте. Һәр эшсез кешегә бәяләмә һәм рекомендацияләр бирелде.