Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Фәрештәләр» исемле волонтерлар «Мәхәббәт юлы” дигән мини – тренинг үткәрделәр.
Чараның максаты итеп мәдәният өлкәсендә аралашу культурасын күтәрү, психоэмоциональ хәлне яхшырту, өстәмә эчке һәм тышкы ресурслар аша авыруны һәм тормыш авырлыкларын җиңү иде.Волонтерлар психологик күнегүләр һәм уеннар аша төркемне берләштерделәр.
Төркемдә катнашучыларда ышаныч атмосферасы социаль хезмәт алучыларның кәефен яхшыртты һәм аралашуга җиңеллек өстәде. Чара барышында катнашучыларның берсе алдагы тренингтан соң, иренең аңа карата мөнәсәбәте һәм хисләре уңай якка үзгәрүе турында сөйләде.
Чарада 49 кеше катнашты.