«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Хайбулова Р. Г. Татарстан республикасының «Спорт хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы вәкиле Мулеев Алексей белән берлектә бильярд буенча турнир үткәрделәр.
Турнирның чарасы: социаль хезмәт алучыларны бильярд уены аша спортка һәм актив тормыш юлына җәлеп итү иде.
Турнирда мөмкинлекләре чикле җиде уенчы катнашты. 1 нче тур сайлап алу, 2 нче тур олимпия системасы буенча һәм 3 тур – финал ярышлары иде. Һәр уенчы җиңү өчен көрәште, үзләренең күнекмәләре аша спортка тартылганнарын күрсәтергә тырыштылар. Тамашачыларның дусара мөнәсәсбәте уенга тагында азарт бирде. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүче кубок, призерлар - мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр алдылар.
Чарада җиде уенчы һәм 15 тамашачы катнашты.