“Өмет чаткысы” үзәге карамагындагылар әлифба музеенда булдылар

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Бүген Арча тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар  Арча педагогоия көллиятендә кунакта булдылар. Ишектән үк аларны волонтёрлар каршы алды һәм “Әлифба”  музеена озаттылар.

Музей җитәкчесе Камалетдинова Сания Сибгатуллованың эчтәлекле сөйләве белән балалар кызыксынып экспонатларны карадылар. Кызыксындырган сорауларына җаваплар ишеттеләр. Соңыннан аларнны тәмле торт белән озаттылар.

Мондый очрашулар безнең үзәктә еш оештырыла. Балалар элеккеге уку әсбаплары белән таныштылар. Әлифба китабының авторларын белделәр, тарихи экспонатларны, чит илләрнең әлифбаларын күрделәр. Үзләре өчен күп мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International