Татарстанлылар хезмәт министрлыгы җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә ала

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сишәмбе көнне сәгать 14.00 дән 16.00 гә кадәр гражданнарны шәхси кабул итү үткәрә, язылу өчен телефон 557-20-01.

Вакытында хезмәт хакын түләмәгән очраклар һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча министрның беренче урынбасары Валиуллов Рөстәм Фәйзрахман улын дүшәмбе 14.00-16.00 сәгатькә кадәр кабул итә, язылу өчен телефон 557-20-01.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә кагылышлы сорауларга җомга көнне 14.00 тән 15.00-кә кадәр җавап бирә, язылу өчен телефон 557-20-03.

Социаль хезмәт күрсәтүгә кагылышлы сораулар буенча хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева чәршәмбе 14.00 тән 15.00-кә кадәр кабул итә, язылу өчен телефон 557-20-03.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны пәнҗешәмбе көнне 14.00 дән 16.00 гә кадәр кабул итә, язылу өчен телефон 557-20-07.

Уңайлы мохит, инвалидларны тернәкләндерү һәм социаль интеграцияләү мәсьәләләре буенча министр урынбасары Азат Мубаракшинга мөрәҗәгать итәргә була. Кабул итү көне – чәршәмбе, 15.00 дән 17.00 гә кадәр, язылу өчен телефон 557-20-07.

Финанс эшчәнлеге сораулары буенча министр урынбасары Энҗе Нигметзянова җомга көнне 15.00 дән 16.00 гә кадәр кабул итә, язылу өчен телефон 557-20-03.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының эшләре идарәчесе Артеева Елена шәхси сораулар буенча сишәмбе 10.00-12.00 кадәр кабул итә, язылу өчен телефон 557-20-03.

Шунысын билгеләп үтәбез, консультацияләргә алдан язылу кирәк. Кабул итү Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 адресы буенча алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International