Ноябрь аенда Лениногорск муниципаль районында “Аеклык ноктасы” социаль ятимлекне кисәтү проекты старт алды.
Проектта катнашу өчен 5 кандидат сайлап алынды. Хәзерге вакытта алар барысы да Әлмәт наркология диспансерының филиалында дәвалана.
«Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге белгечләре шулай ук әлеге гаиләләрнең әгъзалары белән эш алып бара.
“Аеклык ноктасы” проектына кертелгән гаиләләрне тернәкләндерү динамикасын мониторинглау максатыннан чираттагы ведомствоара социаль консилиум утырышында әлеге гражданнар буенча төрле хәлләр каралды.